ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Татар дөньясы

Татар һәм башкорт телләрен үзлегеннән өйрәнгән америкалы тел өйрәнү серләрен ачты

17 май 2018, 18:11 , Фото: кадр из видео

Татар һәм башкорт телләрен үзлегеннән өйрәнгән америкалы тел өйрәнү серләрен ачты Барлык төрки телләрнең грамматикасы җиңел, ди Андрей Дринфельд.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Телне өйрәнергә теләгән кеше аның грамматикасын яхшы аңларга тиеш. Америкада яшәүче Андрей Дринфельд шундый фикердә. Бу хакта ул АКШта яшәүче журналист Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында белдерде. 
 
Андрей Дринфельд үзлегеннән башкорт һәм татар телләрен өйрәнгән. 
 
"Башкорт телен өйрәнгәндә, аның грамматикасын белү кирәк. Минем уйлавымча, барлык төрки телләрнең грамматикасы җиңел. Мисал өчен рус телендә дөрес түгел фигыль (неправильный глагол - ТИ) бар. Башкорт телендә алар юк. Кагыйдәләрне белсәң, бар да җиңел. Грамматиканы белсәң, текстларны сүзлек белән укырга була", - ди Андрей Дринфельд.
 
Аның фикеренчә, татар һәм башкорт музыкасы бик матур. Сүзләрнең әйтелешен дә ул җырлар аша өйрәнүен белдерде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10