ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакайда "Төп нигез килене" титулына Фәйрүзә Лотфуллина лаек булды

17 май 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында узган әлеге конкурста 34 конкурсантның финалга җидесе чыкты.

(Азнакай, 17 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районында "Төп нигез килене" бәйгесендә, чыннан да, кайнаналары белән уртак тел табып, аларны хөрмәтләп, гаилә ядкәрләрен кадерләп саклаучы киленнәр катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.

Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында узган әлеге конкурста 34 конкурсантның финалга җидесе чыкты: Уразайдан Фәйрүзә Лотфуллина, Үчәлледән Фәнүзә Шәфыйкова, Сәпәйдән Ләйсән Латыйпова, Карамалыдан Лениза Вәлиева, Ирекледән Зөлфия Сабурова, Балтачтан Гүзәлия Хәбипова, Әлкәйдән Гөлгенә Газизова.
– Берсен алып берсен куя торган түгел. Бар да – уңган-булган, авылдашларының хөрмәтен казанган асыл затлар, – ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры, жюри әгъзасы Ландыш Шәрәфиева.

Киленбикәләр берсен-берсе уздырып, үзләренең тормышлары, гаилә ядкәрләре, яраткан ризыклары белән таныштырдылар. Аларга хәләл җефетләре, балалары, оныклары белән бергә үзешчән иҗат коллективлары да көч бирде. Һәрберсе аерым номинацияләрдә мактаулы исем алды. Ә "Төп нигез килене" титулына Фәйрүзә Лотфуллина лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10