ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Апаста Халыкара театрлар фестивале башланды

17 май 2018, 09:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста Халыкара театрлар фестивале башланды Әлеге фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырыла һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә ала.

 (Апас, 17 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста Халыкара театрлар фестивале башланды. Әлеге фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырыла һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә ала, дип яза җирле басма.

Апас мәдәният хезмәткәрләре фестиваль кунакларын зурлап каршы алдылар. Биредә район халкының кунакчыллыгы да, сәнгатькә гашыйк булуы да, милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты. Театрлар районда 5 көн булачак. 16 майда Гадбулла Кәриев исемендәге яшь тамашачы дәүләт театры коллективы район сәхнәсендә чыгыш ясый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны җылы сәламләп, уңышлар теләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10