ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан

17 май 2018, 09:33 , Фото: sptatar.ru

Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан Истанбул шәһәренә VI Халыкара шигърият фестиваленә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь килгән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде. Әлеге фестивальдә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь катнашкан.

"Төрки телле шагыйрьләрне берләштерү, үзара якынайту максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстанннан М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты Рәмис Аймәт катнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

Шагыйрьләр дүрт көн дәвамында Истанбулның төрле мәдәни мәркәзләрендә, уку йортларында, лицейларда, төрек әдәбияты вакыфында үткәрелгән кичәләрдә катнашып, шигърият сөючеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырган, тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап биргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10