ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда чәчү 50 проценттан артык мәйданда башкарылган

17 май 2018, 11:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда чәчү 50 проценттан артык мәйданда башкарылган Иң күп мәйдан Зәй, Сарман, Буа, Актаныш, Чистай, Тәтеш һәм Азнакай районнарында чәчелгән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 16 майга республикада сабан культуралары 951,3 мең га мәйданда чәчелгән. Бу барлык планлаштырылган мәйданның 54%ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бөртекле сабан культуралары 675,5 мең га мәйданда, ягъни планнан 66% чәчелгән. Шул исәптән бодай – 191,9 мең га (53%), арпа – 355 мең га (95%), борчак – 50,3 мең га (86%), орлык кукурузы – 16,4 мең га (27%).

Шикәр шикәре 57,8 мең га (88%) мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 53,7 мең га (42%), рапс – 38,7 мең га (36%).

Иң күп мәйдан Зәй (47,4 мең га, ягъни 97%), Сарман (41,7 мең га, 80%), Буа (37,6 мең га, 59%), Актаныш (34,4 мең га, 61%), Чистай (34,4 мең га, 54%), Тәтеш (33,5 мең га, 75%) һәм Азнакай (33,5 мең га, 55%) районнарында чәчелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10