ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза
Казанда "Яшел фитнес" спорт проекты эшли башлады

Икътисад

Казанда футбол җанатарларын экологик яктан зыянсыз автобуслар йөртәчәк - Булат Газизуллин

17 май 2018, 13:06 , Фото: Султан Исхаков

Казанда футбол җанатарларын экологик яктан зыянсыз автобуслар йөртәчәк - Булат Газизуллин Россия Чемпионат өчен газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 1400 «НЕФАЗ» автобусы сатып алачак, ди «Газпром газ-мотор ягулыгы» филиалы җитәкчесе.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә җанатарларга экологик яктан зыянсыз -газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 100 автобус хезмәт күрсәтәчәк, дип белдерде «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Казандагы филиалы җитәкчесе Булат Газизуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Футбол җанатарларына газ-мотор ягулыгы белән эшли торган «НЕФАЗ» автобуслары хезмәт күрсәтәчәк. Россиядә мундиаль уңаеннан 1400 шундый автобус сатып алырга ниятлиләр. Экологиягә зыян китерми торган транспортның эшен 47 станция тәэмин итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, футбол җанатарларын мондый автобусларда йөртү федераль бюджеттан 100 миллион сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирер, дип көтелә», - диде «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Казандагы филиалы җитәкчесе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10