ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Спорт

Әгерҗенең футболчы кызлары Дөнья чемпионатында катнаша

17 май 2018, 22:00

Алар Дөнья чемпионатын ачу матчында футболчыларга тупны биреп торачак.

(Әгерҗе, 17 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Футбол буенча Дөнья чемпионатын ачу матчында футболчыларга тупны малайлар түгел, ә Әгерҗенең “Кадетлар” кызлар командасы футболчылары да биреп торачак, дип яза җирле басма.

Футбол уйнаучы бу кызлар республика беренчелегенә барган ярышларда бронза медальгә лаек булдылар, “Күн туп” ярышларының төбәк этабында көмеш медаль яуладылар. Президент ярышларының төбәк этабында исә җиңүче булдылар.

Дөнья чемпионатына юлламаны алар #ГотовыКПодаче! интернет-бәйгесенә “Минем тормышымда – футбол” дигән темага инша язып оталар. Россия җыелма командасы уенчылары җиңүчеләрне үзләре сайлыйлар. Безнең кызларның җиңүе турында исә Казанның “Рубин” клубы сакчысы Федор Кудряшов үзе игълан итә.

Сүз уңаеннан: апрель ахырында гына 2003-2004 елгы Әгерҗе кызлары тагын ике турнирда катнашкан иделәр. Башта алар Казанда “Чикләрне белмәүче футбол” Бөтенроссия ярышларында җиңү яуладылар.

– Мондый ярышларда беренче тапкыр гына чыгыш ясадык, – дип сөйли тренерлары, 2нче мәктәп укытучысы Илдар Идиятов. – Безнең белән беррәттән Мәскәү, Казан һәм Чаллы командалары уйнады. Әлеге турнир һәвәскәр командаларның уенын Россия дәрәҗәсендә тоярга мөмкинлек бирде. Мондый ярышларда катнашу бик тә мөһим. Без Татарстанда бер үк командалар белән уйныйбыз. Ниндидер яңалык күптән кирәк иде. Һәм без анысында да сынатмадык!

Әлеге турнирда кадет кызлар беренче урын өчен Мәскәү уенчылары белән көч сынашалар һәм аларны 4:3 исәбе белән җиңәләр. Тагын бер атнадан Алабугада башка турнирда катнашалар. Анысы – “Күн туп“ ярышларының төбәк этабы. Биредә алар – көмеш медаль ияләре.

– Җиңеп Россия турына чыгуыбыз яхшырак булыр иде, әлбәттә. Әмма монысы да начар нәтиҗә түгел. Безнең көндәшләр бер генә атна әзерләнмәгәннәр бит. Шуңа карамастан, уеннарда без үз капкабызга бер генә гол да керттермәдек. Җиңгән Чаллы командасы белән 0:0 исәбенә уйнадык, – дип йомгаклый тренер.
Хатын-кызлар футболы секциясе 2нче мәктәптә инде дүртенче ел эшли. Бу кызлар – икенче состав. Беренчесе хәзерге вакытта имтиханнарга әзерләнә.
Төп футболчы кызлар 2003 елгы. Капитаннары – һөҗүм итүче уенчы Карина Батырева. Ул нәкъ менә зур кызлар белән бергә шөгыльләнә башлаган.
“Мин көндәшемә тупны бервакытта да болай гына бирмим, аның өчен көрәшергә тырышам. Кайчак көндәшем тупас итеп уйнаса, мин дә югалып калмыйм, тупны аяусыз рәвештә алам һәм күп чакта үз дигәнемә ирешәм“ дип язган ул үз иншасында. Казанда узган турнирда Карина иң яхшы уенчы дип табылган.
Төп капкачы Валерия Шмелеваны тренер “алыштыргысыз“, ди. Аның тәҗрибәсе зур. Россия ярышларында Татарстан җыелма командасы өчен уйнаганы да бар. Сабина Гадршина, Лиза Мерзлякова, Карина да узган җәйдә Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясаган булганнар.

Ярымсакчы Анастасия Смирнова футболга апасы Ангелинаны да алып килгән. Ул – сакчы. Ике кызга да үҗәтлек сыйфаты хас.

– Настя элегрәк фигуралы шуу белән шөгыльләнгән. Ангелинаның да ихтыяр көче зур. Үзвакытында әлеге кыз авыр җәрәхәтләнү кичергән. Ул чакта аңа физкультура белән шөгыльләнергә дә ярамаган. Әмма кыз барысын да җиңеп алга бара, – дип сөйли тренер.

Лиза Маркочева футболга кадәр шахмат уйнаган. Болар икесе ике төрле спорт булса да, охшаш яклары да бар икән. Чөнки футболда да ничек йөриячәгеңне уйларга кирәк. Аның әтисе Юрий да районда танылган футболчы булган.

Икенче танылган футболчы Александр Петуховның сеңлесе Юлия да – командада алыштыргысыз уенчы. Ул сакчы да, ярымсакчы да булып уйный.

– Иделия Гайнуллинаның да холкы хәрбиләрчә. Көндәлек тормышта тыйнак кына булса да, кырда чын спорт “усаллыгын“ күрсәтә белә, – ди Илдар.

Күптән түгел кызлар Ижауда мини-футбол буенча беренчелеккә узган ярышлардан җиңү яулап кайтканнар. Валерия Шмелева анда иң яхшы капкачы дип табылган.
Бу көннәрдә футболчы кызлар Казанда Дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнәләр. Вокзалда аларны каршы алган телевидение журналистларына интервью бирергә дә өлгергәннәр инде, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10