ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Җәмгыять

Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә һәм аккошларны куркытмаска кушылды

17 май 2018, 15:39 , Фото: Рамиль Гали

Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә һәм аккошларны куркытмаска кушылды Хәзерге вакытта аккошлар яр буенда бала чыгарырга әзерләнә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, аккошларны куркытмас өчен, казанлыларны Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә чакырды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство белгечләре күлдә аккошларга мониторинг үткәрә. Хәзерге вакытта кошлар яр буенда бала чыгарырга әзерләнә. Аларның парлашу чоры иртә язда башланган һәм бер айга якын дәвам иткән.

Белгечләр фикеренчә, кошлар, яшәү шартлары уңайлы булганга күрә, күлдә калырга булган. Әгәр кешеләр яки хайваннар аккошларны куркытса, алар биредән китәргә дә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10