ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Алабугада яшь рәссамнарны бүләкләделәр

17 май 2018, 19:13 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Алабугада яшь рәссамнарны бүләкләделәр Гран-прига лаек булучыны 10 мең премия белән котладыла, лауреат дипломы алучыларны Ульяновскига һәм Болгарга сәяхәт көтә.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Мин Шишкин кебек ясыйм” XIV Республика яшь рәссамнар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Россиядә балачак унъеллыгына багышланды һәм “Минем бәхетле балачак дөньям” темасы белән узды. 

Бәйгегә Татарстанның 29 торак пунктыннан 828 эш алынды. Алар 42 сәнгать мәктәбеннән һәм балалар иҗат студияләреннән тәкъдим ителде.

Бүген бүләкләү тантанасында яшь рәссамнарны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директор Гөлзадә Руденко исеменнән аның урынбасары Александр Деготьков котлады.

Жюри төрле яшь категорияләрендә 28 җиңүчене билгеләде. Беренче урынны алучылар 5 мең, икенче урындагыларга 3 мең, өченче урынны яулаучыларга 2шәр мең күләмендә премия тапшырылды. Гран-прига лаек булучыны 10 мең премия белән котладылар.

Лауреат дипломы алучыларны Ульяновскига һәм Болгарга сәяхәт көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10