ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills байрагы Парижга килеп җитте

17 май 2018, 18:27 , Фото: tatar-congress.org

WorldSkills байрагы Парижга килеп җитте WorldSkills байрагы эстафетасын тапшыру тантанасында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген Парижда WorldSkills байрагы эстафетасын тапшыру тантанасы булды. Бу чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2017 елда бу байрак Байконур станциясеннән космоска юлланган иде. Хәзер ул Мадрид, Дуйсбург, Зволле, Атланта, Сеул, Абу-Даби, Синишта булды. Узган атнада байрак Тампере шәһәренә тапшырылды.

Бүген байрак Париж шәһәренә барып җитте. Моннан соң ул Дублин, Санкт-Галлен, Сидней, Эдмонтон, Доломиты, Бирмингем, Бразилиа, Брюссель, Тайбэй, Канадзава, Вена буйлап сәяхәт итәчәк. Халыкара этаптан соң байрак Россиянең 85 шәһәре буйлап йөриячәк, ә чемпионат ачылышы алдыннан, 2019 елда, Татарстанның һәр районына барып җитәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10