ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Рәсми Татарстан

Кытайда Рөстәм Миңнеханов өчен “Әпипә” җырын башкардылар

17 май 2018, 18:52 , Фото: инстаграм

Кытайда Рөстәм Миңнеханов өчен “Әпипә” җырын башкардылар   Президент Чжэцзян провинциясендә Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюнны Татарстанга чакырды.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Чжэцзян провинциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен оркестр татар халык җыры “Әпипә”не башкарды. Республика лидеры әлеге чыгыш видеоязмасын Instagramдагы үз битенә урнаштырган.

Татарстан Президенты сәфәр вакытында “Татарстан – Чжэцзян” эшлекле форумында катнашты. Анда ул республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалын презентацияләде. Шулай ук ул Чжэцзян губернаторы Чжу Цонзю һәм Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюн белән очрашу уздырды.

Чэ Цзюн белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнешенең 565,5 млн долларга җитүен, 2016 ел белән чагыштырганда 50 проценттан артып китүен искә төшерде.

Татарстан Президенты хезмәттәшлектә кулланылмаган потенциал булуын һәм сәфәрнең максаты да әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу икәнлеген җиткерде.

Очрашу соңында республика лидеры Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюнны Татарстанга чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10