ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Лондон журналистына Шиһабетдин Мәрҗанинең китабын бүләк итте

17 май 2018, 20:49 , Фото: dumrt.ru

Камил Сәмигуллин Лондон журналистына Шиһабетдин Мәрҗанинең китабын бүләк итте Бүген мөфти Лондон журналисты Сами Хәмиди белән очрашты.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Лондон журналисты Сами Хәмидине кабул итте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт кунакка Исламның Россиядә үсеш тарихы, татар дин әһелләренең Россия мөселманнары рухи мирасын саклап калудагы керткән өлешләре белән таныштырды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, проектлары турында сөйләде. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең китапларын бүләк итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10