ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан мәдәният министры Халыкара Музейлар көне белән котлады

18 май 2018, 21:44 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан мәдәният министры Халыкара Музейлар көне белән котлады Фидакарь хезмәтегез, милли мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру эшенә тугъры булуыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм, диелгән котлауда.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара Музейлар көне белән котлады. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз! Фидакарь хезмәтегез, милли мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру эшенә тугъры булуыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

Безнең республика бай музей мирасына ия. Татарстанның тулаем музей фонды хәзер ике миллион берәмлеккә җиткән. Музейлар илнең иҗтимагый тормышында аерым урын алып тора, бер үк вакытта алар - аралашу өчен мәйданчык та, мәдәни-белем бирү үзәге дә. Музейларга ихтыяҗ булуын аларга килүчеләр саны артуы раслый. 2017 елда Татарстан музейларында 6 миллионнан артык кеше булып киткән. Федераль музейлар белән уртак күргәзмә проектлары саны да ел саен арта. Шул рәвешле республика халкы һәм килгән кунакларның Татарстан музейларында саклана торган мәдәни мираска карата кызыксынулары арта. Тулаем алганда, соңгы дистә елда музей эшендә сыйфатлы алга китеш булды һәм бу нисбәттән Сез, музей хезмәткәрләре, үзегезнең осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән зур өлеш керттегез.

Сезгә сәламәтлек, актив иҗади эшләр һәм оптимизм телим! 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10