ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган

19 май 2018, 12:02 , Фото: МЧС по РТ

Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган Һәлакәт кичә Тукай районында Түгәрәк кыр бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстанда 45 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Тукай районында Түгәрәк кыр бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алынган. Урынга 72нче янгын-сүндерү часте чыккан. Алар машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Приора” автомобилен йөртүче 45 яшьлек хатын-кыз 32 яшьлек ир-ат утырган “Тойота” кроссоверы белән кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң япон машинасы юл кырыена төшеп киткән.

45 яшьлек хатын-кыз автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар аны чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Җәрәхәтләр белән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

“Тойота” кроссоверының 71 яшьлек пассажир хатын-кызы һәлакәттә шулай ук җитди зыян алган. Аны да БСМПга озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10