ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Егетләрне армиягә 85-90 процент әзерләп җибәрәбез - Әтнә укытучысы

22 май 2018, 11:28 , Фото: atnya-rt.ru/

Егетләрне армиягә 85-90 процент әзерләп җибәрәбез - Әтнә укытучысы Әтнәдән 25 егет районның Каенсар урманында табигать-кыр шартларында хәрби әзерлек уза.

(Казан, 22 май, ”Татар-информ, ”Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы мәктәпләрендә укучы 11 яшүсмер, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы 14 егет табигать-кыр шартларында югары хәрби хәзерлек уза, дип хәбәр итәләр район газетасы сайтында.

“Егетләрне армиягә 85-90 процент әзерләп җибәрәбез. Билгеле, аларга күнекмәләр вакытында җиңелдән килми”, - ди укытучылары.

Егетләр окоп та казый; армиядәге кебек, иртән йөгерә дә, сафларга тезелеп - "строевой" йөрү күнекмәләрен дә ныгыта, кыскасы, уку йортларында алган теоретик белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәнеп, солдат булырга әзерләнә.

1982 елдан бирле яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләүче Күәм мәктәбе укытучысы Булат Зарипов табигать-кыр шартларында барган әзерлеккә аңлатма бирде. “Биш көнлек җыен вакытында барысын да кабатларга тырышабыз: дежур торулар да нәкъ солдат хезмәтендәгечә. Егетләрне армиягә 85-90 процент әзерләп җибәрәбез. Билгеле, аларга күнекмәләр вакытында җиңелдән килми. Әмма солдат хезмәтендә югалмый безнекеләр, файдасы зур.

Аннан соң романтика да бар яшьләр өчен. Палаткаларда йоклыйбыз - 9 палатка кордык, барысы да яңа. Ашау-эчү әйбәт. Олы Мәңгәр мәктәбенең ашарга пешерүче кызлары Гөлфия белән Зөбәрҗәт бик тәмле итеп ашаталар. Монысы өчен район мәгариф бүлегенә рәхмәт. 5 көнлек хәрби җыен Арча- Әтнә хәрби комиссариатына барып, чын автоматтан ату белән төгәлләнәчәк”, - диде укытучы.

Булат Зарипов сүзләренчә, егетләрне әзерләүдә укытучылар Нәкыйп Мәгъсүмов, Надир Батршин, Хәлил Закиров та үз өлешләрен кертә.

Хәрби әзерлек нәтиҗәләреннән Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов та канәгать. "Егетләр булдыралар, остазлары әйбәт", - ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10