ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Татар дөньясы

Төмән татарларының "Вак бәлеш" ансамбле "Музей төне"ндә чыгыш ясаган

22 май 2018, 21:21 , Фото: yanarish72.ru

Төмән татарларының Чара азагында “Әссәләмүгаләйкум, Себер” документаль фильмын тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Төмән районы Ямбай авылы музеенда традициягә кергән “Музей төне” акциясендә “Вак бәлеш” фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Музей төне" чарасында “Вак бәлеш” фольклор ансамбле, ”Звездочки” җыр ансамбле чыгыш ясады. Алар матур җырлар, татар-халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күренеш, уен-биюләр башкардылар. Тамашачылар Ислам Сафинның гармунда башкарган дәртле көйләрне дә бик хуп күрделәр. Ул әле тамашачылар белән төрле уеннар да оештырды", дип яза Рәүфә Кангазина.

“Запастагы гүзәл әсәрләр” темасына үткәрелгән чараны музей хезмәткәре Халидә Садыйкова белән авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барган. Алар музей күргәзмәсендә булмаган, ягъни запастагы экспонатлар - патефон, проигрыватель, магнитофон, телевизор, компьютерның кем тарафыннан һәм кайчан барлыкка килгәннәре турында сөйләгән, аларны музейга кем тапшырганын әйткән.

Музейның башка бүлмәләрендә балалар өчен төрле мастер–класслар эшләгән. Балаларның эшләрен караганнан соң, "Әссәләмүгаләйкум, Себер” документаль фильмын тәкъдим итткәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10