ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган

22 май 2018, 21:48 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган Бу барлык мәйданның 87 процентын тәшкил итә.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Тулаем республика буенча 22 майга язгы чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган, бу барлык мәйданның 87%ын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле культуралар 951,1 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни планга карата 93%. Шул исәптән бодай – 356,7 мең га (99%), орлык кукурузы – 50,7 мең га (85%).

Көнбагыш 109,9 мең га (85%) чәчелгән, рапс – 93,2 мең га (86%). Бәрәңге 2,2 мең га (38%) утыртылган, яшелчәләр – 1,3 мең га (57%).

Язгы чәчүне Зәй районы (48,7 мең га), Сарман районы (52 мең га) һәм Әтнә муниципаль районы игенчеләре (26,4 мең га) төгәлләде. Азнакай муниципаль районында 55 мең га (90%) чәчелгән, Чистай районында – 53,6 мең га (84%), Арча – 53,6 мең га (83%), Буа – 52,8 мең га (83%), Актаныш – 52,5 мең га (93%), Мөслим районында – 52 мең га (89%). 

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. "Республикада чәчү кампаниясе яхшы оештырылганга күрә, якындагы 3-4 көн эчендә чәчү төгәлләнәчәк, тагын берничә культураны гына чәчәсе калды. Күп хуҗалыклар чәчүне тәмамлады инде. Без әйбәт нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10