ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган

23 май 2018, 10:14

Янгын “Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендәге йортны тулаем юкка чыгарган.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендә бакча йортындагы янгын турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына кичә кич алынган. Урынга килгән янгын-сүндерү часте утны тиз арада сүндергән. Ачыкланганча, янган корылмаларны караганда, 57 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе  - тәмәке тарткандагы саксызлык. Янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10