ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Рохинья мөселман качакларына муссон яңгырлары яңа фаҗига китереп чыгарган

23 май 2018, 10:46

Бангладешта сыену тапкан качаклар, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, яңа фаҗигагә юлыккан.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Бангладешта сыену урыны тапкан җиде меңнән артык аракан мөселманы, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, фаҗигагә юлыккан. Бу хакта, БМО генераль сәркатибе вәкиле Стефан Дюжаррикка сылтама белән, “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз “Джокс Базаар” качак рохиньялар (рохинджалар) лагерен муссон яңгырлары басуы турында бара.

Вәкил шулай ук стихияле бәла-каза тагын 25 мең кешегә зыян салу куркынычы тудыруын җиткергән.

  • 1970 елдан башлап, Аракан провинциясенең Мьянма төньягындагы мөселманнарга даими рәвештә һөҗүм бара. Аларның 80 процент кешесе чит илләрдә качып яшәргә мәҗбүр. Хәзерге вакытта Мьянмда бары 300 мең мөселман калган, аларның уннарча меңе Бангладешта качып көн күрергә тырыша.
  • Бүген Төркия Бангладешка качкан мөселманнарга мөмкин кадәр гуманитар ярдәм күрсәтергә тырыша. Ислам дине вәкилләре Бангладешка Мьянма хәрбиләре һәм буддист-милләтчеләре һөҗүменнән качып килгән.
  • Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина "Кимсетелгәннәрне бергәләшеп якларга кирәк", дип белдергән иде. 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10