ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде

23 май 2018, 12:06 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде Милли шура рәисе хакимият вәкилләре белән очрашачак, Алтай Сабан туе узачак мәйданнар белән танышачак.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибендә Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашу планлаштырылган.

Шулай ук Милли шура рәисе Сабан туе узачак мәйданнар белән дә танышачак.

Көннең икенче яртысында Васил Шәйхразиевның Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер белән очрашу, Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылу да планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10