ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Җәмгыять

Казанның "Көнчыгыш" автовокзалыннан Мәскәүгә яңа маршрут ачыла

23 май 2018, 13:57

Уңайлы автобуслар Казаннан 19.30 сәгатьтә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә китә.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Казанның "Көнчыгыш" автовокзалыннан яңа Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты ачыла. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уңайлы автобуслар Казаннан 19.30 сәгатьтә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә китә һәм Мәскәүгә "Новогирево" автостанцисенә 06.30 сәгатьтә килә. Кире якка рейслар – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 22.00 сәгатьтә кузгалып китә һәм Казанга 09.00 килеп җитә. Маршрут Чабаксар һәм Түбән Новгород аша үтә.

  • "Көнчыгыш" автовокзалы “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел урнашкан һәм 06.30дан 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Вокзалга кадәр 5, 33, 34, 63, 71 һәм 197 нче номерлы шәһәр автобусларында барып җитәргә була. 

Шулай ук Казан-Яр Чаллы-Казан муниципальара маршрут расписаниесында  үзгәрешләр кертелә.

  • "Көнчыгыш" автовокзалыннан автобуслар Яр Чаллыга көн саен 06:40; 08:40; 11.30; 13.40; 14.50; 18.00 китәләр. Кире якка Яр Чаллы автостанциясеннән - 06.30; 07.30; 11.30; 13.40; 16.30 һәм 18.00 сәгатьтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10