ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Җәмгыять

Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

23 май 2018, 16:54 , Фото: zainsk-inform.ru

Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегенә яңа җитәкче итеп полиция капитаны 34 яшьлек Рамил Гарифуллин билгеләнгән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегенә яңа җитәкче итеп полиция капитаны 34 яшьлек Рамил Гарифуллин билгеләнде, дип хәбәр итә “Новости Заинска” сайты.

Рамиль Гарифуллин 1984 елның ноябрендә Әлмәттә туган. Югары юридик белем алган. Эчке эшләр органында хезмәтен 2007 елда Әлмәт ЮХИДИндә башлаган.

2008 елда юл хәрәкәте иминлеге буеча дәүләт инспекторы вазифасына билгеләнгән.

2008-2014 елларда Гарифуллин теркәү бүлегендә эшләгән, ә 2014 елда Әлмәт районы һәм шәһәре буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнгән.

Рамил Гарифуллин өйләнгән, ике бала тәрбияли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10