ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 май 2018, 21:00

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев / Сессиянең көн тәртибенә бу мәсьәлә өстәмә сорау буларак кертелергә мөмкин.

Казанда Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Ә.Гаязовның яңа китабы тәкъдим ителде / Китапка шагыйрьнең 200ләп шигыре кергән. 

Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш ярышларына килүчеләр юк диярлек, бу хәл мине бик борчый / Көрәш – ул ярыш кына түгел, көрәшне безнең мәдәният итеп карарга кирәк, дип саный министр урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты / Татарстан Президенты республиканың химия тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар / Җанатарлар фестивале “Казан” гаилә үзәгендә узачак.

Чуваш журналисты милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип саный / Ирина Трифонова сүзләренчә, ата-аналар уйламыйча туган телләрдән баш тартачаклар.

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады / Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Туган телне Россиянең төрле милләт оешмалары бергәләп сакларга тиеш – Әмир Ишемгулов / Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру Россия бердәмлегенә каршы чыгу, дип саный.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты / Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10