ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән

23 май 2018, 18:07

Фаҗига бүген Давыдов урамында булган.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 14.00 сәгать тирәсендә Давыдов урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 121нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 7 минутта килеп җиткән. Алар сарай, гараж һәм торак йортны янгын чорнап алуын күргән.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре сәгатьтән артык янгынга каршы көрәшкән. Җимерекләрне тикшергәндә, бүлмәләрнең берсендә 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат мәетләре табылган.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10