ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Казанда Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Ә.Гаязовның яңа китабы тәкъдим ителде

23 май 2018, 18:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Ә.Гаязовның яңа китабы тәкъдим ителде Китапка шагыйрьнең 200ләп шигыре кергән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстанның Фәннәр академиясе президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әлфис Гаязов белән очрашу узды. Чарада аның “Бәхет дагасы” шигырьләр китабын тәкъдим ителде.

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан җыентыкка Әлфис Гаязовның 200ләп лирик шигыре тупланган.

Очрашуны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина алып барды. Ул тугандаш Башкортстан һәм Татарстан Республикаларында әдәби һәм фәнни хезмәттәшлек елдан-ел ныгый баруын билгеләп узды. “Бу тенденция әлеге академияләрнең президентларына да бәйле. Бу эштә аларның рольләре дә зур. Уртак төрле чаралар, фәнни конференцияләр уздырабыз. Гомумән, Башкортстан белән Татарстан арасында якынаю сизелә кебек миңа”, - диде Дания Заһидуллина.

Әлфис Гаязовның китабы турында ул: “Бу китап аны шагыйрь, шәхес, үзенчәлекле фикер иясе, үзенчәлекле иҗатчы буларак та ачарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Әлфис Гаязовның киңкырлы эшчәнлегенә соклануын әйтте. Ул бүген Әлфис Гаязовның дәүләт эшлеклесе, галим, шагыйрь, драматург буларак та билгеле шәхес булуын билгеләп узды. 

Әлфис Гаязов үзе һәр кешенең хәрәкәтендә шагыйрьлек күренә, дип саный. “Тукай да, “халык бөек ул, әдип ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Фән өлкәсендә шигырь язучылар да бар”, – дип ул үзенең 8-9 яшьтә үк шигырь язып караганын әйтте. “Шигырь язу кешене икенче бер халәткә чыгара. Кеше үзенең көндәлек эшләренә бүтәнчә карый башлый”, - ди ул.

Әлфис Гаязов үзен драматургия өлкәсендә дә сынап карый. “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә катнашуы шуның дәлиле. Шагыйрь Рәдиф Гаташ чыгышында Гаязовның песаларын Чехов пьесаларына тиңләде. “Театрда пьесалары куелуын теләр идем мин аның”, - диде. Әлфис Гаязов фикеренчә, комедияләр кешене читкә алып китеп, ял иттерә, дисәләр дә, бу дөрес түгел. “Әгәр бөтен театрны комедия белән генә тутырсак, шушы дөньяның авырлыклары турында уйлану бөтенләй бетәргә мөмкин. Кеше театрда үзе өчен бик мөһим карарга килергә тиеш. Бу хәл минем белән дә булу ихтимал дип уйларга мөмкин. Социаль мәсьәләләрне күтәргән пьесалар, кызганыч, төшеп бара. Безнең театр беренче бурычларына әйләнеп кайтыр дигән өметтә торабыз”, - ди ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Әлфис Гаязовның “Яңа татар пьесасы”нда катнашуын искәртеп: “Татарстаннан читтәге кешенең Татарстанда җиңүе сокланырлык”, - диде. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең “Ел китабы” дигән конкурс оештырып килүен, анда Әлфис Гаязов китабының иң күп укылган китапларның берсе булуын билгеләп узды. “Бу аның әдәбиятта тоткан урыны турында сөйли. Шагыйрьләр романтик тормышта яшәүче, җитди дәүләт эшләренә кысылып китми торган кешеләр булып күзаллана. Министр булган вакытта ничек шулай шигырь язды икән дип гаҗәпләндем. Шигырьләре җырлап тора, техник яктан караганда бик камил. Һәр шигырендә төп тема мәхәббәт. Академик башы белән гашыйк булып йөри аламы икәнни дип тә уйлап куясың...” - дип бәяләде Разил Вәлиев авторның иҗатын. Ул мондый очрашуларның әһәмиятле булуына басым ясап: “Без Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезгә, иҗат әһелләренә үзгә игътибар белән карарга тиешбез. Бөтен милләт итеп күз алдына китермәсәк, алга китеш булмаячак”, - диде.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Башкортстан белән Татарстан арасында багланышлар әлегә теләгәнчә үк түгел. “Элек Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләрнең һәм башка башкорт язучыларының Казанга сукмагы өзелми иде. Барыбер күңелдә канәгатьсезлек бар, аралашу элекке еллардагы кебек үк түгел, ләкин 90 еллар белән чагыштырганда әйбәтрәк. Ул вакытта бөтенләй элемтәләр югалган иде”, - ди ул.

Әлфис Гаязов һәм аның иҗатына карата үз фикерләрен, шулай ук, Роберт Миңнуллин, Әлфәт Закирҗанов, Тәлгат Галиуллин һәм башкалар җиткерде.

Очрашу ахырында автор күңеленә якын булган шигырьләрен укыды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10