ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чаллыда Коръән күргәзмәсе ачылды

23 май 2018, 18:50

Ул Казан Кремленең “Кол Шәриф” музее Коръән коллекциясенең уникаль өлешен тәкъдим итә.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре музееның күргәзмәләр залында Коръән күргәзмәсе ачылды. Ул Казан Кремленең “Кол Шәриф” музее Коръән коллекциясенең уникаль өлешен тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Ңиния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда шулай ук күренекле шәмаил һәм тугра остасы, Г.Тукай бүләге лауреаты Нәҗип ага Нәккашның мәшһүр әсәрләрен, “Сабыр” ательесы теккән мөселман киемнәре үрнәкләрен, шәһәр “Хәләл-Үзәге” тәкъдим иткән дини сувенирлар һәм китаплар да урын алды.

Музей дирекциясе күргәзмә ачылу көненә шәһәр мәчетләре турында махсус стенд та әзерләде. Анда шәһәрнең 14 мәчете турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Күргәзмәне ачу тантанасында шәһәр имамнары, сәнгать әһелләре, фән эшлеклеләре, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Күргәзмәдәге Коръән коллекциясе белән Казан Кремле ислам мәдәнияте музееның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Илгиз кызы Даутова таншытырды. Нәҗип ага Нәккаш үз әсәрләре эчтәлеге, аларның язылу тарихы турында сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10