ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда онкология белән авыручылар онколог, юрист, психолог киңәшләрен тыңлый ала

23 май 2018, 20:08

24 майда Чаллы шәһәрендә «Икенче сулыш» дигән онкология белән авыручыларга һәм аларның якыннарына булышлык үзәгендә «Пациент мәктәбе» узачак.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Чаллыда онкология белән авыручылар онколог, юрист, психолог киңәшләрен тыңлый ала. 24 майда Чаллы шәһәрендә «Икенче сулыш» дигән онкология белән авыручыларга һәм аларның якыннарына булышлык үзәгендә «Пациент мәктәбе» узачак.

Чара «Яман шешне җиңәчәкбез» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика клиник онкологик диспансеры, Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе тарафыннан оештырылды. Мәктәпнең максаты – пациентларга, аларның туганнарына һәм якыннарына әйдәп баручы табиблар –онкологлардан, югары квалификацияле психологлардан һәм юристлардан авыру турында объектив мәгълүматны бирергә.

Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалының клиник психологы Наталья Гыйләҗева онкологик пациентларда авыртулар вакытында психологик үзкөйләнү турында сөйләячәк.

Лекцияләр тәмамланганнан соң «Пациентлар мәктәбе» катнашучылары белгечләргә сораулар бирә һәм аерым очраклар буенча тәкъдимнәр ала алачаклар. Чара онкологик пациентлар һәм аларның туганнары өчен үткәрелә. «Пациентлар мәктәбе» катнашучылары белгечләргә сораулар бирә һәм аерым очраклар буенча тәкъдимнәр ала алачаклар. Чара онкологик пациентлар һәм аларның туганнары өчен үткәрелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10