ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Фән һәм мәгариф

Татарстан илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингы лидеры дип табылды

23 май 2018, 20:22

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларны әйдәп баручы вузларга алалар.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингы лидерлары рәтенә эләккән. Тикшеренү нәтиҗәләре рейтингны төзегән агентлык порталына урнаштырылган.

Мәктәпләрнең сыйфатын аларны тәмамлаучы укучыларның 100леккә кергән Россия вузларына укырга керү нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр. Рейтингта республикадан берьюлы биш мәктәп тәкъдим ителгән. Аларның дүртесе Казан мәктәпләре һәм берсе Чаллыныкы. Шулай итеп, КФУның IT-лицее 32 урынны, 131 лицей 38 урынны, КФУ лицее 56 урынны, Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18нче мәктәп 84 урынны, Чаллының 26 мәктәбе 87 урынны били.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10