ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр

23 май 2018, 21:12

Татарстанда яшәүчеләр ике ай буе Дәрвишләр бистәсендә һәм Юдинода гына митингка чыга алачак.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Казан шәһәре башкарма комитетында.

Митинглар үткәрүгә чикләү 25 майдан алып 25 июльгә кадәр кертелә.

Җыелышлар 9.00 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр үткәрелерггә мөмкин. Алар 2 сәгатьтән артыкка сузылмаска һәм катнашучылар 150 кешедән артмаска тиеш.

Митинглар үткәрү өчен мәйданчыклар Дәрвишләр бистәсендә Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йорты һәм Юдинода Тимер юлчылар Мәдәният йорты каршында урнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10