ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр

23 май 2018, 21:41

Нәшрият төрле әдәби җанрдагы 350 китап, барлыгы 1600дән артык нөсха тәкъдим итәчәк.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале узачак. Анда Татарстан китап нәшрияты иң яхшы китапларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә нәшрият матбугат хезмәте.

Нәшрият төрле әдәби җанрдагы 350 китап, барлыгы 1600дән артык нөсха тәкъдим итәчәк. Татарстан стендын караучылар “Россия төбәкләре” павильонында чәкчәк татып карый ала. Стенд кунакларына яңа китапларның берсе “Татар халык ашлары” китабы тәкъдим ителәчәк.

31 майда XVI гасырда Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган уникаль китап-альбом презентациясе булачак. Китапта рәссамнар Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров, Илдар Зарипов, Кәнәфи Нәфыйков һ.б. эшләре тәкъдим ителгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10