ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Авыл

Чүпрәледә язгы чәчү дәвам итә

24 май 2018, 01:00

Алдагы кышлату чоры өчен кимендә 38869 тонна азык берәмлеге, яисә һәр баш терлеккә уртача 33 центнер азык әзерләргә туры киләчәк.

(Чүпрәле, 24 май, "Татар-тинформ", "Туган як").Республика буенча язгы чәчеләчәк мәйданнарның уртача 87 процентында эш башкарылды. Ул күрсәткеч район буенча да шуңа туры килә, дип яза җирле басма.

 Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, нигездә чәчүне тәмамладылар. "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасында барлык мәйданнарның - 81, П.Дементьев исемендәге агрофирмада 79 процент басуларда чәчү үткәрелде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов аграрчыларга мөрәҗәгать итеп, кыр эшләре темпын арттырырга кирәклеген искәртте. Чөнки, көннәрнең эссе һәм җилле торуы туфрактагы дымның күпләп югалуына китерә. Сабан бодаеннан тыш соңгы культуралар чәчүне дә ашыктырырга кирәк. Әлегә көнбагыш чәчү – 94, кукуруз – 65 һәм рапс 42 процент мәйданнарда гына чәчелде. Тиздән район механизаторлары терлек азыгы әзерләүгә дә керешәчәкләр. Район буенча мал азыгы культуралары 16461 гектар мәйданны били. Бу барлык сөрү җирләренең 24 проценты, яисә һәр баш шартлы терлеккә уртача 1,4 гектар туры килә. Алдагы кышлату чоры өчен кимендә 38869 тонна азык берәмлеге, яисә һәр баш терлеккә уртача 33 центнер азык әзерләргә туры киләчәк. Шул исәптән 12633 тонна концентрат, 8210 тонна печән, 42222 тонна сенаж, 49259 тонна силос һәм 14074 тонна салам. Агро идарә белгечләре әйтүенчә, күпьелллык үләннәрнең үсеше начар түгел. Шуңа күрә аны үзвакытында түкми – чәчми җыеп алу өчен яхшы төзекләндерелгән техника кирәк булачак.

Быелгы яшел уракта 21 берәмлек үзйөрешле техника катнашырга тиеш. Бүгенге көнгә аларның тугызы әзер түгел. Димәк, якын көннәрдә аларны старт сызыгына бастыру өчен инженер – техник хезмәткәрләр конкрет чара күрергә бурычлылар. Азык утарларында да эшне тизләтү сорала. Шушы көннәрдә сенаж һәм силос салыначак траншеяларны чистартып дезинфекция ясау эшләрен төгәлләргә кирәк. Азык утарлары территорияләренең чисталыгына да игътибар итү зарур. Рәсемдә: П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Саплык филиалында Евгений Ильбеев (уңда) чит илдә эшләнгән куатле техника белән сабан бодае чәчә. Владимир Макаров аны үзенең "КамАЗ" маркалы машинасында чәчүлек орлык белән тәэмин итә, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10