ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Дин

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Чүпрәлегә килде

24 май 2018, 05:00 , Фото: chuprale-online.ru

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Чүпрәлегә килде Икенче көнне иртән исә тантаналы литургия Алешкин-Саплык авылындагы чиркәүдә дәвам итте.

(Чүпрәле, 24 май, "Татар-информ, "Туган як"). Бу атна православие динен тотучы Чүпрәле халкы өчен олы вакыйгаларга бай булды. 21 һәм 22 май көнне районда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашында Түбән Чәке һәм Алешкин-Саплык авылларындагы чиркәүләрдә литургияләр узды, иң олы вакыйга булып исә Алешкин-Саплык авылы янннан узучы юл өстендә яңа төзелгән часовня аруландырылды, дип яза җирле басма.

Казан һәм Татарстан митрополиты Чүпрәлегә үзенең туган көнендә аяк басты. "Вәгъдә –иман, әйттем икән үтәргә кирәк", диде ул район чигендә үзен каршып алып, гомер бәйрәме белән котлаган район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровка.

Ул көнне Түбән Чәке авылындагы чиркәүдә аеруча да җанлылык хөкем сөрде: үзләренең мәрхүм туганнарына дога кылу өчен өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, балалар да килгәннәр. Чиркәү ишек төбендә митрополитны тантаналы төстә тезелгән якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучы каршы алды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Балалр янына тукталып ул укулары турында сорашты.

Митрополит литургиядән соң, чиркәүнең атакае Оленың дини өлкәдә, кешеләрне савыктыру юнәлешендә башкарылган эшләрен хуплап, исәнлек, уңышлар теләде.

Икенче көнне иртән исә тантаналы литургия Алешкин-Саплык авылындагы чиркәүдә дәвам итте. Аннан Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә төзелгән часовняны аруландыру тантанасы узды.

Мирополит Феофан җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, фани дөнья, аның мәгънәсе турында уйларга тәкъдим итте: "Күп милләтле районыгызда дус, хезмәт сөючән халык яшәве сөендерә. Христиан яки мөселман булсынмы, динне саклагыз, Аллаһ кануннарын үтәгез, гореф-гадәтләрегезне саклагыз, Ватаныбызның дин белән ныклы булуын онытмагыз",-диде.

Митрополит Феофан юл кырыенда изге Николай Чудотворец хөрмәтенә төзү эшендә башлап йөргән Алешкин-Саплык авылы кешеләренә, иганәчеләргә Рәхмәт Хатлары тапшырды. Алар арсында районның элеккеге башлыгы, бүгенге көндә Татарстан экология министры Александр Шадриков, "Тус" җәмгыяте директоры Николай Угаслов һәм башкалар да бар, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10