ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләчедә Алан авылында урнашкан балалар бакчасы төзекләндерелә башлады

24 май 2018, 08:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә Алан авылында урнашкан балалар бакчасы төзекләндерелә башлады Узган гасырның 60-70 нче елларында Алан урта мәктәбе өчен интернат буларак төзелгән бинаның мәйданы бик зур һәм нык искергән була.

(Теләче, 24 май,  “Татар–информ", "Теләче",Фәнил Нигъмәтҗанов).  Теләчедә Алан авылында урнашкан балалар бакчасы төзекләндерелә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларында Алан урта мәктәбе өчен интернат буларак төзелгән бинаның мәйданы бик зур һәм нык искергән була. Алан авылы балалар бакчасы бинасы (шунда ук авыл җирлеге дә, фельдшерлык-акушерлык пункты да, торак бүлмәләр дә урнашкан) соңгы ваыкытта төзелеш басмалары белән урытып алынган иде. Быел да Олы Мишә авылы мәдәният йорты, Күкчә авылы клубы, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кебек. Ул да республика программасына кертелеп, тышкы һәм эчке кыяфәтен үзгәртәчәк дип яза җирле басма.

Җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре балалар бакчасы диварын минерал мамык һәм сайдинг кулланып тышлау һәм түбә ябу эшләре белән мәшгуль иде. Узган гасырның 60-70 нче елларында Алан урта мәктәбе өчен интернат буларак төзелгән бинаның мәйданы бик зур һәм нык искергән. Шуңа күрә күп хезмәт сорый. Прораб Ленар Биктимеров әйтүенә караганда, төзүчеләр эшкә март башларында тотынганнар. Бинаның түбә, дивар, фасад өлешләрен ремонтлау, эчке эшләрне башкару һәм инженерлык коммуникацияләрен яңарту буенча өч -дүрт кешелек бригадалар эшли. Түбәсен - алты, дивар өлешен - өч кешелек бригада яңарткан. “Ремонт эшләрен авгус аенда төгәлләү күздә тотыла”, - ди Ленар Биктимеров. Төзүчеләргә исә билгеләнгән срокта өлгертү өчен материалларның вакытында килеп торуы кирәк. Ул яктан зарланмыйлар. “Анысында тоткарлык юк. Тик тормыйбыз. Якшәмбе генә эшләмибез”, - ди төзүчеләр. Тышлауның сыйфаты да кирәк. Сайдинг беркетүгә караганда, төзелеш баскычларын күчереп йөрү күп вакытны ала икән. Шунсыз булмый, куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Кыскасы, биредә төзүчеләр материал белән тәэмин итүчеләрдән, бакча җитәкчелеге, әти-әниләр эшне башкаручылардан зарланмый. “Башкача була да алмый, ремонтчылар артык мәшәкать тудырмыйча тыныч эшлиләр”, - диделәр алар бертавыштан.

Шунысы сөенечле, март-апрель айларында кызу темплар белән барган түбә яңарту, диварны тышлык белән төреп алу эшләре төгәлләнгән инде. Прораб әйткәнчә, алда су-канализация торбаларын, электр чыбыкларын һәм башка инженерлык коммуникацияләрен, ишек-тәрәзәләрне (7 агач тәрәзә пластикка берничә ел элек алыштырылган булган) алыштырачаклар. Сылау, буяу эшләре дә булачак. Төзүчеләрне бинаны периметры буенча бетонлап чыгу эшләре дә көтә. Сентябрь аенда бакчага килүче нәниләрне һәм әти-әниләрне яңа керү-чыгу юллары (входные группы) каршы алачак. Ә менә беренче катны район бюджеты хисабына төзекләндерү планлаштырыла. Биредә шулай ук ашханә, җылы бәдрәф булдыру да каралган. Коридор идәннәреннә стяжка тарттырылачак.

Төзекләндерүгә тотылган чыгымнар үзен аклый: ярты, чирек гасыр элек төзелгән биналар яңа хәлгә килеп, икенче яшлеген кичерә. Моңа дистә еллар элек тормышка ашырыла башлаган республикакүләм програмалар зур мөмкинлек бирә. Әлеге программа кысаларында районыбыз төзүчеләре дистәләгән социаль объектка “яңа күлмәк” кидерделәр инде диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10