ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районы мәктәпләреннән 117 яшүсмер традицион хәрби-кыр өйрәнү җыеннарында катнашты

24 май 2018, 00:00

Саба районы мәктәпләреннән 117 яшүсмер традицион хәрби-кыр өйрәнү җыеннарында катнашты Барлык күрсәткечләр буенча да иң яхшысы дип аграр көллият егетләреннән торган 2нче ротаның 1нче взводы табылды һәм күчмә кубокка лаек булды.

(Саба, 24 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомга-шимбә көннәрендә Саба муниципаль районы мәктәпләреннән 117 яшүсмер традицион хәрби-кыр өйрәнү җыеннарында катнашты, дип яза җирле басма.

Беренче хәрби чыныгуны X сыйныфлар кыр шартларында Язлы Арташ авылы янындагы урман аланында палаткалы шәһәрчектә алды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов үзенең чыгышында чын ир-егетнең бурычы - Ватанны саклау икәнлеген билгеләп үтте. Республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров та җыенга килгәннәрнең, уку йортларын тәмамлагач, армия-флот мәктәбен лаеклы үтәчәкләренә ышаныч белдерде. Егетләрнең күбесе моңа әзер.

Сәләтле балалар мәктәбеннән Тимур Баһманов та: "Армиягә барасың киләме?"– дигән сорауга: "Әйе. Күрәсез, егетләрнең күзләре ничек яна. Барысының солдат тормышы белән яшәп карыйсы килә. Менә хәзер тактик әзерлек башлана, окоплар казырга китәбез, иртәгә полигонга атарга барабыз. Барысы да мавыктыргыч, кызыктыра",– дип җавап бирде. "Ә без Икшермә кадет мәктәбеннән 6 егет килдек. Монда барыбызга да бик ошый. Кадетлар буларак, армиягә охшаш шартларда укысак та, хәрби җыен безне солдат тормышына тагын да якынайта, – дип сүзгә кушылды 1нче ротаның 3нче взводы командиры Дмитрий Кутягин да. Өйрәнүләр төрле – сафта йөрү, радиацион-химик-биологик саклану, тактик, физик әзерлек буенча алып барылды. Икенче көнне хәрби-кыр җыенында катнашучылар АК-74 автоматыннан ату өчен Казан шәһәренең танк училищесы полигонына бардылар.

Барлык күрсәткечләр буенча да иң яхшысы дип аграр көллият егетләреннән торган 2нче ротаның 1нче взводы табылды һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче урын 1нче ротаның 1 взводына (гимназия һәм сәләтле балалар мәктәбе егетләре) бирелде. Олы Нырты, Олы Шыңар, Килдебәк, Югары Симет, кадет мәктәпләрен берләштергән 3нче взводка 3нче урын бирелде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10