ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Мәдәният

Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте

24 май 2018, 10:51 , Фото: http://tatmsk.tatarstan.ru

Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте Язучы үзенең алдагы планнары, укучылар белән очрашулары, яңа китапта кузгатылган темалар хакында сөйләде.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Танылган язучы Гүзәл Яхина Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин язучы белән очрашты. Гүзәл аңа «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте.

Язучы үзенең алдагы планнары, укучылар белән очрашулары, яңа китапта кузгатылган темалар хакында сөйләде.

  • Гүзәл Яхинаның яңа китабы майның икенче яртысында сатуга чыкты.

Язучы 3 июньдә «Кызыл мәйдан» фестивалендә үзенең яңа китабын тәкъдим итәчәген искәртте. Казан укучыларына исә ул аны 6, 7, 8 июнь көннәрендә тәкъдим итәчәк.

  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән тәүге романы 2015 ел – Әдәбият елының төп ачышы. Язучы «Зур китап» Милли премиясе лауреаты булды, аның романы шулай ук «Ел китабы», «Ясная поляна» һ.б. премияләр белән билгеләп үтелде.
  • Хәзерге вакытта китап 31 телгә, шул исәптән татарчага, тәрҗемә ителгән. Ел ахырында роман инглиз телендә дөнья күрер дип көтелә.
  • Бүгенге көндә Татарстанда «Россия-1» телеканалы өчен «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча күп серияле фильм төшерүгә әзерлек эшләре бара. Картина 2019 елның икенче яртысында экраннарга чыгар дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10