ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

24 май 2018, 12:36 , Фото: соцсети

Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды Документта сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр карала.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе (Үзбәкстан) арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов куйдылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Документта сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр карала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Үзбәкстан белән Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар итә. 2017 елда сәүдә әйләнеше күләме 80 процентка артты һәм 92 млн. долларга кадәр җитте.

Татарстан Президенты әлеге Килешү алга таба сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч булачагына ышануын белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10