ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Казанда «Дөнья энҗесе-2018» матурлык бәйгесенең финалы узачак

24 май 2018, 16:27 , Фото: соцсети

Казанда «Дөнья энҗесе-2018» матурлык бәйгесенең финалы узачак Финалда кызлар алдында үз илләренең милли иҗатын, шулай ук тапкырлыгын, осталыгын һәм нәзакәтлелеген күрсәтү бурычы тора.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген, 24 майда, Казанның «Әкият» курчак театрында студентлар арасында оештырылган «Дөнья энҗесе-2018» IX Халыкара матурлык бәйгесенең финалы узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Финалда 11 илдән килгән гүзәлләр катнаша. Матурлык һәм талантлар бәйгесенең соңгы этабына эләгү өчен конкурста катнашучылар берничә сайлап алу этабын, мастер-класслар уза, шуннан соң фестиваль финалында үз илләрен тәкъдим итә.

Моңа кадәр кызлар «Әдәби кичә»дә шигырьләр укуда ярышты, «Игелек атналыгы»нда үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте, «Түбәтәй» тиз туклану кафесында милли татар ашлары әзерләде.

Финалда кызлар алдында үз илләренең милли иҗатын, шулай ук тапкырлыгын, осталыгын һәм нәзакәтлелеген күрсәтү бурычы тора. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10