ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Татар дөньясы

Туган телләрне укыту турында закон проекты авторларын Татарстанга чакыру кирәк - депутат

24 май 2018, 15:57

“Ул депутатлар балалар, ата-аналар белән аралашсын, күрсен иде”, - ди депутат Ксения Владимирова.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова туган телләрне ирекле укыту турында закон проектын әзерләүчеләрне Татарстанга чакыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул сессия утырышында федераль закон проекты буенча фикер алышуда белдерде.

Ксения Владимирова үзенең ике телдә сөйләшүчеләр гаиләсендә үскәнен билгеләп узды. “Мин татар телен өйрәндем, мәктәптә дә укыдым, өйдә дә ишетеп үстем”, - ди ул.

Аның фикеренчә, закон проекты авторларына Татарстанда туган телне укыту ничек оештырылганын күрсәтү файдалы булыр иде. Ул закон проекты инициаторларының бары берсенең генә мәктәптә туган тел буларак икенче телне өйрәнүен шәрехләде. “Бу депутатларны республикага, мәктәпләргә чакырырга тәкъдим итәм. Алар балалар, ата-аналар белән аралашсын, күрсен иде. Шул вакытта, бәлки, бу закон федераль дәрәҗәдә кабул ителмәс дип ышанабыз”, - ди ул. Ул депутатларны закон проектын хупламауларын сорады. Ә Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутатларына дискуссияләрне дәвам итәргә тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10