ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

24 май 2018, 17:40 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә “Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укыту турында федераль закон проекты буенча фикер алышуларда депутат Рафаэль Юнысов фикере дә яңгырады. “Геноцид төшенчәсе исе дә килгән кебек”, - ди ул.

“Ана теле бит ул... Шушы телдә аталарыбыз эшләгән, җырлар көйләгән, шигырьләр иҗат иткән, фән, мәдәниятебезне үстергән. Шуны бетерергә телибезме хәзер? Сүз нәрсә турында соң? Телемдә бер сүз тора инде. Әйбәт сүз түгел ул, ләкин ниндидер геноцид төшенчәсе исе дә килгән кебек. Гафу итегез. Ничек итеп шушы кыйммәтләребезгә кул суза алабыз? Татарстан бит – бөтен Россия өчен өлге, монда төрле мәдәниятләр үрелешен, халыклар традицияләренең хөрмәт ителүен күрәбез. Инде ярты еллап вакыт шушы вакыйгаларга исем китеп гаҗәпләнеп йөрим. Акыл, күңел дә аңламый боларны”, - дип ачынып сөйләде Рафаэль Юнысов.

Депутат фикеренчә, илдә, республикада моңа караганда да мөһимрәк мәсьәләләр бар. “Икътисадта, мәдәнияттә, башка өлкәләрдә прблемалар юк әллә? Мин бу закон проектына катгый рәвештә “юк!” диям. Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10