ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Росгвардиячеләр Казанда “Соңгы кыңгырау”да тәртип саклады

24 май 2018, 19:24 , Фото: пресс-служба Росгвардии по РТ

Росгвардиячеләр Казанда “Соңгы кыңгырау”да тәртип саклады Кремль яр буенда узган чарада шәһәрнең 162 мәктәбеннән чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда Кремль яр буенда Росгвардиячеләр “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә тәртип саклады, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Татарстанда 22 майдан 26 майга кадәр мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре уза. Иң зур күләмле чара бүген Казанда Кремль яр буенда узды.

Чарада шәһәрнең 162 мәктәбеннән 6,5 меңнән артык укучы катнашты.

Росгвардия хезмәткәрләре һәм полицейскийлар чараны әзерләгәндә һәм уздырганда җәмәгать тәртибен тәэмин итте.

Күрелгән чаралар җәмәгать тәртибен бозу күренешләренә юл куймады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10