ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

24 май 2018, 20:09 , Фото: tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эрмитаж - Казан” үзәгендә рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды. Бу турыда Татарстан Президента матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Ринат Анимаев шәхсән үзе Минтимер Шәймиевкә әсәрләрен тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев пейзажлар, портретлар, натюрмортлар белән танышты, диелгән әлеге хәбәрдә.

Посещение Государственным Советником Республики Татарстан М.Ш. Шаймиевым выставки художника Р.М. Анимаева (Франция)

“Париж язы” күргәзмәсе “Эрмитаж - Казан” үзәгендә 2018 елның 11 маенда ачылды, анда рәссамның Казандагы күргәзмәсе өчен махсус язылган 120 дән артык картинасы тәкъдим ителә.

Посещение Государственным Советником Республики Татарстан М.Ш. Шаймиевым выставки художника Р.М. Анимаева (Франция)

 

  • Ринат Анимаев – Франция рәссамы, чыгышы белән татар. 1989 елдан Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы.

 

Дүрт ел элек Казанда узган беренче күргәзмәсеннән соң, рәссамның күңелендә үзенең тарихи ватанына тагын да күбрәк эшләрен алып килү хыялы туа. Ул ассызыклаганча, аның хыялы Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка аша.

Күргәзмәдә шулай ук “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева да булды.

Күргәзмә 2018 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк.

 

  • Ринат Анимаев 1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә күп балалы татар гаиләсендә туа. Дүшәнбедә сәнгать мәктәбен, сәнгать училищесын тәмамлый. 19788-1984 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында укый. 1986 елда СССР рәссамнәр берлегенә керә. Ринат Анимаев төрле жанрда иҗат итә. Портретлар, пейзажлар, натюрмортлар яза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10