ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә
“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе ярдәмендә 9,6 тонна макулатура җыелды

Фән һәм мәгариф

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

24 май 2018, 21:41 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

(Казан, 24 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Казан Инновация университетының туризм һәм сервис факультеты студенты - Әтнә кызы Динә Сәгыйтованың  республика күләмендә  "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында җиңү яулавын хәбәр иткән идек. Төбәк җиңүчесе буларак, Динә Татарстан данын Мәскәүдә якларга тиеш иде.

Бәяләүчеләр үзләре Казанга килде. 20- 22нче майда Казанда узган "Яшь профессионаллар-2018" (WorldSkills Russia-2018) VI илкүләм чемпионатында Динә Сәгыйтова кабат - бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады, дип яза Әтнә районы газетасы сайты.

Әтнә кызы, туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплаган һәм беренче урынга чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10