ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Татар дөньясы

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

25 май 2018, 18:33 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе Наталья Сабитова телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юкка чыгарачак, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

Наталья Сабитова фикеренчә, туган телләрне саклап калу чынга ашмастай эш түгел. "Беренчедән, каршылыклар китереп чыгармый торган канун булдыру кирәк. Ул укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең дә хокукларын бозмаска тиеш. Без үзебез, мәсәлән, мордва телен саклап калу өчен, мордва теле укытыла торган тагын ике мәктәп ачарга телибез. Берсен - Лениногорскида, икенчесен - Чирмешәндә. Әлеге мәктәрләргә ихтыяҗ бар. Лениногорскида ике мең мордва халкы яши. Аларга туган телдә уку мөмкинлеге бирергә кирәк. Алга таба без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барачакбыз".

"Көн саен илдә бер тел юкка чыгып бара. Кайбер милләтләрнең туган тел укытылган мәктәпләре гомумән ябыла. Телләрне ихтыяри укыту турындагы канун милләтләрне юк итәчәге - көн кебек ачык. Туган телне ихтыяри укыту мәсьәләсе кузгатылганчы, Татарстанда безнең 8 мәктәп бар иде. Хәзер ике гомуми белем бирү мәктәбе, бер якшәмбе мәктәбе калды. Мордва халкы Татарстанның төп халыкларыннан санала. Мукшы  халкы - Тәтеш районында, эрзя халкы Лениногорск, Чаллы, Чистай районнарында яши. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстанда 19 мең 200 мордва яши. Ләкин хәзер яшьләр авыллардан зур шәһәрләргә күчә, мәктәпләр ябыла. Тел вазгыяте үзебездән тора. Җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, республика хакимияте актив булсын иде. Бу бит бетү, үлү!" - ди Сабитова.

"Мин үзем Мордовия чигендә - Чувашия республикасында тудым. СССР таркалганнан соң җәмәгать эшлеклеләре өйдән өйгә, туган телне укыту мөмкинлеге булсын өчен, имзалар җыеп йөргәнен хәтерлим. Ничә еллар узып, шундый вазгыятьнең яңадан тууы бик кызганыч, - ди рәис. - Мин Татарстанда яшим, ирем - татар. Татар телен хөрмәт итәм, бу телне зур теләк белән мин дә, балалар да өйрәнә. Мордовиядә яшәүчеләрнең дә мордва телен өйрәнүләрен телим. Һәр милләтнең телен хөрмәт итәргә кирәк!"


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10