ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Мәдәният

Иртәгә Лаешта “Каравон” рус халык бәйрәме була

25 май 2018, 12:15 , Фото: Ильнар Тухбатов

Иртәгә Лаешта “Каравон” рус халык бәйрәме була Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры чыгышы көтелә.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Россиянең 11 төбәгеннән 160тан артык фольклор, вокал төркем киләчәк. Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры да чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • “Каравон” - тамашачылар өчен рус халкының җырлау сәнгате, милли уеннары, аш-су үзенчәлекләре, көнкүреше, милли киемнәре белән танышу, гомумән, традицион һәм заманча рус мәдәниятен аңлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Фестивальдә төрле концерт, театраль, уен, интерактив һәм балалар өчен мәйданчыклар оештырылачак. “Осталар шәһәрчеге”ндә теләге булган һәркем төрле һөнәрчелек һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнаша, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән осталар ярминкәсендә истәлек өчен сувенирлар сатып ала алачак.

Бу көнне Казаннан бәйрәмгә бушлай автобуслар оештырыла. Алар Җиңү проспекты, Г.Камал театры, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы яныннан иртәнге сәгать 8дән һәр ярты сәгать саен кузгалып китәчәк.

“Җиңү проспекты” метро станциясеннән түләүле автобус та йөрергә тиеш, ул сәгать 9да кузгала. Бәйрәм төгәлләнгәннән соң, транспорт башкала халкын шәһәргә алып кайтачак.

10.00 сәгатьтә “Каравон” бәйрәменең тантаналы ачылышы була. 10.45 – 14.00 сәгатьләрдә - төп сәхнәдә концерт; 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә төрле мәйданчыклар эшләячәк.

13.30 – 14.00 сәгатьләрдә барлык коллективлар һәм бәйрәмгә килүчеләр белән традицион “Каравон” әйлән-бәйләне узачак.

14.00 – 16.30 сәгатьтә бәйрәм кунаклары - Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры чыгышы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10