ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Фән һәм мәгариф

Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды

25 май 2018, 07:42 , Фото: darelfonyn.kpfu.ru

Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды Гран-при иясе һәм җиңүчеләр милли журналистика факультетына эчке сынау имтиханыннан тыш кабул ителә.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Ильяс Багауов КФУның «DARELFӨNYN» газетасы сайтында.

Бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылды. Жюри әгъзалары, конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары КФУга бүләкләү тантанасына чакырылды.

  • Әлеге конкурс 2017 елның декабрендә старт алган. Милли журналистика кафедрасы Журналистика югары мәктәбе белән берлектә бу бәйгене инде икенче тапкыр үздыра. Үткәрүнең төп максаты – татарча камил һәм оста язучы яшь журналист-укучыларны табу. 

Нәтиҗәләрне игълан иткәнче, җиңүчеләрне КФУның телевизион каналы белән таныштырдылар, Информацион технологияләр үзәгенең бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Милли журналистика кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шулай ук укучыларга бәйгедә җиңү нинди өстенлекләр бирәчәген аңлатты – Гран-при иясенә һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә милли журналистика факультетына укырга кергәндә эчке сынау имтиханын тапшыру кирәк булмаячак.

Тантананың иң мөһим өлеше килеп җитте – нәтиҗәләрне игълан иттеләр.

«Журналистика» номинациясе:
I урын – Сафина Регина ( Апас районы, Шәмбалыкчы авылы мәктәбе, 11нче сыйныф)
II урын – Сөләйманова Айназ ( Аксубай районы, Иске Мукшы авылы мәктәбе, 9нчы сыйныф)
III урын – Фәрхетдинова Альмира ( Казан, 10нчы мәктәп, 9нчы сыйныф)

«Публицистика» номинациясе:
I урын – Гыйззәтуллина Илзирә (Казан, 4нче гимназия-интернат, 11нче сыйныф)
II урын – Сәлмәнов Нияз (Теләче районы, 9нчы сыйныф)
III урын – Әхтәмова Лиана (Тукай районы, Иске Абдул авылы мәктәбе, 9нчы сыйныф)

  • Гран-при иясе - Ибатуллина Илүзә (Арча районы, Урта Сәрдә авылы мәктәбе, 11нче сыйныф)

Җиңүчеләргә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10