ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кукмараның 217 чыгарылыш укучысы өчен "соңгы кыңгырау" чыңлады

25 май 2018, 09:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмараның 217 чыгарылыш укучысы өчен Кичә районның барлык мәктәпләрендә "соңгы кыңгырау" яңгырады.

(Кукмара, 25 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның 217 чыгарылыш укучысы өчен "соңгы кыңгырау" чыңлады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова укучыларга үзенең иң ихлас теләкләрен җиткерде.

"Матур, акыллы, креатив 13 укучыбыз тиздән олы тормыш юлына аяк басачак. Быелгы чыгарылыш мәктәбебез өчен гадәти генә түгел, чөнки алар 2007 елда ачылган яңа уку йортыбызның беренче сыйныфына килгән балалар иде. Биредә белем алуларына беркайчан да үкенмәгәннәрдер дип уйлыйм", - диде ул.

Ә сыйныф җитәкчесе Ләйсән Фазлыевага бу – икенче чыгарылыш.

"Мәктәп еллары дәвамында без күпне кичердек һәм күпкә ирештек тә. Болар – төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә җиңүләр, кызыклы экскурсияләр, бәйрәмнәр. Үземнең укучыларым белән чын күңелдән горурланам, шул ук вакытта аларга ныклы белем биргән укытучыларга да рәхмәтем чиксез, - диде ул. - Белем нигезен башлангыч сыйныф укытучылары салды, ә урта һәм өлкән звенода алар талантлы педагоглар карамагында булдылар. Бердәм коллективның унбер еллык хезмәте бушка узмады: мөстәкыйль тормыш юлына егет-кызлар нык белем һәм тәрбия багажы белән кузгалалар. Алда – имтиханнар. Уңышлар юлдаш булсын аларга!", - дигән теләкләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе.

Быел районда 11нче сыйныфны - 217, ә 9нчы сыйныфны 539 укучы тәмамлый. Беренче бердәм дәүләт имтиханы 28 майда информатикадан булачак, аны 24 укучы тапшырачак. 25 һәм 26 майда 9нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын чит һәм туган телләр буенча бирәчәкләр. Бу имтиханнар районара булачак, ягъни безнең районда якын-тирә район укучылары да сынау үтәчәк. Рус теле һәм математика буенча БДИны өч укучы - дәүләт чыгарылыш имтиханы рәвешендә, башкалар БДИ рәвешендә тапшырачак, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10