ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида «Сембер язлары» альманахының алтынчы чыгарылышы тәкъдим ителде

25 май 2018, 11:21 , Фото: http://tatar-congress.org/

Ульяновскида «Сембер язлары» альманахының алтынчы чыгарылышы тәкъдим ителде Әлеге җыентык өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Өмет» газетасы редакциясе тарафыннан әзерләнгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Ульяновск шәhәренең 17нче китапханәсендә өлкәдә яшәп иҗат итүче татар язучыларының әсәрләре тупланган «Сембер язлары» альманахының алтынчы чыгарылышын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге җыентык өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Өмет» газетасы редакциясе тарафыннан әзерләнеп, үткән елның ахырында Ульяновск өлкә Хөкүмәте гранты хисабына дөнья күргән.

  • Җыентыкта 50 татар язучысының иң яхшы шигырьләре, хикәяләре hәм публицистик язмалары урын алган. Алар арасында татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олпат шагыйрьләр Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский, Ренат Харис, Гакыйль Сәгыйров белән беррәттән, шигърият дөньясына күптән түгел генә аяк баскан мәктәп укучысы Эльвира Альшина да бар.

Катнашучыларны беренче булып өлкә татар автономиясе рәисе Рәмис Сафин сәламләде. Альманахның редакторы, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов җирле язучыларга үзенең телeк-тәкъдимнәрен җиткерде.

  • «Сембер язлары»ның беренче чыгарылышы моннан 22 ел элек тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәрләр Котдус Сафиуллин һәм Иркәм Хәйретдинов тырышлыгы белән нәшер ителде.

Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Алсу hәм Айгөл Альметовалар әдәби-музыкаль кичәне үзләренең моңлы җырлары белән бизәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10