ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Җәмгыять

Башкортстанда һәр укытучының хәвеф турында хәбәр итү мөмкинлеге булачак

25 май 2018, 11:51

«Хәвеф турында хәбәр итү төймәсе» ("Тревожная кнопка") мобиль телефонда кушымта рәвешендә урнаштырылачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Башкортстандагы һәр мәктәптә виртуаль сак системасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Ул укытучылар һәм тәрбиячеләргә мәгариф учреждениеләрендәге гадәттән тыш хәлләр турында оператив төстә хәбәр итеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

«Хәвеф турында хәбәр итү төймәсе» ("Тревожная кнопка") мобиль телефонда кушымта рәвешендә урнаштырылыр дип көтелә. Гадәттән тыш хәл булган очракта, педагоглар бу хакта тиз арада сак агентлыгына хәбәр итә алачак.

«Система шул рәвешле төзелгән: сак хезмәткәрләре сигналның кайсы укытучыдан һәм кайсы сыйныфтан килгәнен алдан ук белеп тора. Хәвеф турында хәбәр итү төймәләре 161нче лицей укытучыларында да барлыкка килде», - диде белгечләр.

Киләчәктә мондый система барлык балалар бакчалары һәм лагерьларда да булдырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10