ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң зыялы ата-ана” бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр

25 май 2018, 13:39 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Казанда “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң зыялы ата-ана” бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр «Әкият» татар дәүләт курчак театрында бәйрәм "Хаврошечка" спектаклен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 28 май «Әкият» татар дәүләт курчак театрында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң зыялы ата-ана” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы була. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара программасында интерактив уен, китап күргәзмәсе, иң яхшы мәдәни көндәлекләрне күрсәтеләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйрәм “Хаврошечка” спектаклен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10