ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Татар дөньясы

Төмән татарлары “Самоварлар ярышы” уздырды

25 май 2018, 16:51 , Фото: yanarish72.ru

Төмән татарлары “Самоварлар ярышы” уздырды Һәркемнең самовар өстендә чәй ясый торган чәйнек урынына төрле ризыклар тутырылган поднос торган.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Төмән татарлары “Самоварлар ярышы” уздырды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Җиңү көненә багышланган митингтан соң, Ялутор районы Рауды һәм Кулик авыллары халкы кыр кухнясында солдат боткасы һәм хуш-исле үлән чәе белән сыйланган. Кунакларны пешекче Флора Сичбакова каршылаган.

"Солдат боткасын авыз итүчеләр өчен күтәренке кәеф, бәйрәмгә өстәмә ямь кертеп Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) хезмәткәрләре “Самоварлар ярышы”н оештырдылар. Әлеге “тәмле” бәйгедә 9 гаилә – Сичбаковлар, Басыйровлар, Алиевлар, Кәримовлар, Магжановлар, Зиһаншиннар, Кормановлар,Сөлкәрнәевлар, Шәрәфетдиновлар катнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

Һәркемнең самовар өстендә чәй ясый торган чәйнек урынына төрле ризыклар тутырылган поднос торган. Бәйге барышында һәр гаилә әзерләгән аш-суларын кунакларга тәкъдим иткән. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында да сөйләгән.

Чыгышларны махсус сайланган жюри әгъзалары бәяләгән. Иң купшы, иң кунакчыл, иң шау-шулы самоварлы гаилә дип Кулик авылыннан килгән Мәүлидә белән Нәркиз Шәрәфетдиновлар билгеләнгән.

Бу фестивальдә күчмә мәдәният комплексы җырчылары Илфар Мирхәлилов, Юлдаш Кәбиров җырлаган. Рауды авылы хакимиятенең спорт буенча методисты Наилә Зиһаншина күңелле уеннар, спорт ярышлары оештырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10